Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урманнарда янгын куркынычсызлыгы турындагы законнар үтәлешен һәм янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлекне тикшерде.
Республиканың 10 муниципаль берәмлеге җитәкчеләренең 2024 елга муниципаль бюджетларда урман массивларына якын муниципалитет территорияләрен янгынга каршы төзекләндерү буенча чараларны финанслауны күздә тотмаганлыгы ачыкланды.
Законны бозуга юл куймау максатыннан, табигать саклау прокуроры җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә кисәтүләр белдерде.