Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау чарасы булды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Галиев, укытучылар Павел Сухов һәм Елена Усова бар иде.
Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 24 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына стандарт утырту материалы үстерү, урман культуралары булдыру, дәүләт урман контролен гамәлгә ашыру, парсыз ефәк күбәләге санын бетерү буенча чаралар үткәрү, урман янгыннарын сүндерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, машина-трактор паркын куллану һ.б. белән бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.
«Диплом эшләрен яклау быел югары дәрәҗәдә узды. Һәр студент тирән белемнәрен генә түгел, һөнәри эшчәнлектә кулланылачак тикшеренүләрнең актуальлеген дә күрсәтте, – дип аңлатма бирде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Эшләр яхшы һәм бик яхшы бәяләнде».