Лубян урман-техник көллиятендә диплом эшләре якланды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 32 нче икътисад төркеме студентларының диплом эшләре якланды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхразыев, көллият бухгалтерлары Татьяна Козырева, Татьяна Пантелеева, укытучы Надежда Сухова һ.б. бар иде.  

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 9 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына салым хисапларын алып бару, инвентаризация, оешмаларда касса операцияләре, физик затларның керемнәренә салым исәпләү һ.б. белән бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International