«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды: урман фондыннан 0,4 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Чара кысаларында республиканың урман фондыннан 0,4 мең куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 2,6 мең куб.м коры-сары һәм аунак агач черетү өчен җыеп куелган. Акциягә 10 мең кеше кушылган.

Эшләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, урман участокларын арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International