Болгар урманчылыгының урман фонды территориясендә 10,2 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үтәлгән

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Болгар урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының санитар хәлен яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә санитар-савыктыру чаралары 10,2 гектар мәйданда башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин. – Хәзерге вакытта эшләр Спас кишәрлегенең 23 нче кварталында һәм Никольск кишәрлегенең 102 нче кварталында алып барыла, 6 кеше хезмәт куя».

Аның сүзләренә караганда, быел Болгар урманчылыгы территориясендә 21 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үтәләчәк.

Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманнарның санитар һәм урман-патологик торышын яхшырту, зарарлы организмнарның таралу куркынычын киметү, урман корткычлары һәм авыруларына каршы көрәшү, урман утыртмаларының үз максатчан функцияләрен тәэмин итү, шулай ук тискәре факторлар тәэсиреннән зыянны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International