Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 26 июненә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 3.9 мең га мәйданда башкарылган (планның 31%).
Эшләр күләме буенча лидерлар арасында – республиканың Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.