«Беренчеләр Хәрәкәте» төбәк бүлеге активистлары «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне «Татар урман орлыгы станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Мурзаева үткәрде.
Очрашу барышында укучылар Татарстан Республикасының урман фонды, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, ТР Урманны саклау үзәге эшчәнлеге юнәлешләре турында белделәр.
Шулай ук балалар орлык коллекцияләрен һәм урман үсемлекләре орлыкларының чәчү сыйфатларын билгеләү өчен җиһазларны да күрделәр.