«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, урманнарда катгый тыела:
- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;
- янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;
- сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;
- очкын чыгаручы җитешсез транспортны куллану;
- пиротехника куллану.
Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.