ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 1 яртыеллыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның беренче ярты елында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 17,5 мең патрульлек, 2,1 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

«Административ хокук бозулар турында барлыгы 61 беркетмә төзелде, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу һәм закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штрафларны түләмәү».

Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International