Кама урманчылыгы урман фонды территориясендә урман фондын төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Шушы көннәрдә яңа мәгълүмат баннеры һәм беседка ясадык, аларны Бөрсет кишәрлегенең 29 нчы кварталында урнаштырдык, – дип сөйләде Кама урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. – Аншлагтагы текст, республика законнары нигезендә, ике дәүләт телендә».
«Эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында башкарылды, – дип өстәде ул. – Урманда мондый конструкцияләрне урнаштыру гражданнарга урманның әһәмияте, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртүнең нәтиҗәле ысулы булып тора».