Татарстанлылар урмандагы хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Әлеге кушымта ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, хәл булган яки үзең басып торган урын фотосын беркетеп, һәлакәт урыны координатларын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрә ала. Моннан тыш, кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ яңалыклары, белешмә документлар бар, картада региональ диспетчерлык хезмәтләре, урманнарны авиация ярдәмендә саклау региональ учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары билгеләнгән.

Әлеге кушымта бушлай булып тора. Аны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International