«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булдылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә барганнар. Анда алар өчен Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр» слетына әзерлек кысаларында дәрес үткәрелде.

Дәрес барышында филиал директорының урынбасары Венера Ефременкова укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, кошлар, ботаклар, ылыс һәм яфрак ашаучы урман корткычлары һ.б. турында искә төшерде.

Исегезгә төшерәбез, ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр»  слеты агымдагы елның 24-26 июлендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. Иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук зачеттан тыш слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International