КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы узды

2024 елның 5 июле, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Чыгарылыш укучыларын ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Борис Иванов һ.б. котлады.

Үзенең чыгышында Алексей Мосунов кыскача гына Татарстандагы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Казан дәүләт аграр университеты бүген – бай тарихы һәм уникаль традицияләре булган заманча, динамик үсештә булган югары уку йорты. Монда, профессионализм, хөрмәт һәм ачыклык атмосферасында, сез киләчәктә профессиональ үсешнең нигезе булачак белем һәм күнекмәләр алдыгыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сезне югары уку йортын тәмамлавыгыз белән котлыйм! Сезнең тормышыгыз кызыклы вакыйгалар һәм очрашулар белән тулы булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим».

Ольга Манидичева чыгарылыш укучыларына һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

«Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, сез белем, тәҗрибә һәм дуслар таптыгыз. Боларның барысы да киләчәктә сезгә кирәк булачак. Тормышыгызның иң мөһим этапларының берсен уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм», – диде ул.

Алга таба югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Аларны «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 30 артык кеше алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International