Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

2024 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.07.2024 ел, № 513 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән керүгә карата 5 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.

Республиканың урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International