Татарстанда ел башыннан урман фонды территориясеннән 125 авария хәлендәге агач җыеп алынган

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында авария хәлендәге агачларны җыю эшләре дәвам итә.

«Ел башыннан урман фонды территориясеннән барлыгы 125 авария хәлендәге агач җыеп алынды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау  секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Эшләр ведомство карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары көче белән башкарыла. Авария хәлендәге агачлар гражданнарның Министрлыкка җибәрелгән  мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча кисүгә билгеләнде».

Исегезгә төшерәбез, структур кимчелекләре булган агачлар, шул исәптән черек, тамырлары ярылган, куркыныч булып иелеп торган, бөтен агачның яки аның бер өлешенең егылуына һәм дәүләт, муниципаль милеккә, шулай ук гражданнарның милкенә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле агачлар авария хәлендә дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International