«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2024 елның 9 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы саклана.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.07.2024 ел, № 513 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән керүгә карата 5 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, һәр очкын зур куркыныч тудырырга мөмкин! Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез турында сорыйбыз, һәм урман янгынына тап булганда яки урман биләмәләре янында янгыннар килеп чыккан очракта урман сагының бушлай бердәм телефон номеры буенча шалтыратыгыз: 8 (800) 100-94-00 яки «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез: 8 (843) 221-37-95.