Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, аның эшендә башкарма хакимият органнары һәм оешмалары вәкилләре, республика муниципаль районнары комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашты.

Үз чыгышында Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.

«Татарстанда урманнарда янгын куркынычының югары классы саклана, – диде ул. – Шуңа күрә быел инде икенче тапкыр гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чараларын кертүгә карата чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән».

Министрның беренче урынбасары, хәзерге вакытта космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына күзәтү көчәйтелде, дип өстәде.

«Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Урман янгыннары үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, ел башыннан 218 термик нокта һәм 135 янып китү очрагы теркәлгән. Алар барысы да мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә юкка чыгарылган.

Моннан тыш, утырышта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International