3 нче номерлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләре турында белделәр

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

3 нче номерлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр Лаеш урманчылыгының Лаеш кишәрлегендәге 80нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булдылар. Балалар өчен экскурсияне «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ урман мастеры Рәсил Газизуллин үткәрде.

Урман остасы мәктәп яны лагеренда катнашучыларга төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю үзенчәлекләре, аларны саклау, чәчү, чәчүлекләрне карау технологияләре турында сөйләде.

«Шулай ук балалар урманнарны саклауның мөһимлеге, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белделәр, – дип аңлатма бирде Рәсил Газизуллин. – Балалар экскурсиядән канәгать калды һәм табигатькә сакчыл карарга вәгъдә иттеләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International