2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында ким дигәндә 31 миллион чәчүлек үсәчәк

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында базислы урман питомникларында стандарт утырту материалын үстерү буенча комплекслы эш дәвам итә.

«Хәзерге вакытта без питомникларда су сибүне көчәйттек, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Шулай ук чәчүлекләрне карау туфракны йомшарту һәм чүп үләннәренә каршы көрәш кебек чаралар үткәрүне дә күздә тота. Болар барысы да үсемлекләрнең үсешен арттыруга юнәлдерелгән».

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 2022, 2023 һәм 2024 елларда утыртылган чәчүлекләрне карау буенча эшләр алып барыла.

«Быел питомникларда орлык чәчү 21 гектар мәйданда башкарылды, – дип өстәде ул. – Стандарт утырту материалын җитештерү «Урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора. План буенча, быел ким дигәндә 31 миллион чәчүлек үстерергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International