Татарстанда 324 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре үткәрелде

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстанда агымдагы елның 10 июленә 324 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылды. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «ТРда урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

«Урманнарны табигый ысул белән торгызу – урман культураларын үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән урман хуҗалыгы чаралары комплексы. Туфрак өслеген минеральләштерү, агач кисү вакытында үсентеләрне табигый үстерү һәм саклау кебек чаралар каралган», – дип уртаклашты ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Ул быел 1034 гектар мәйданда урманнарны  табигый торгызу эшләре планлаштырылуы турында да әйтеп узды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 1529,5 гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу чаралары үткәрелде, шул исәптән 1421,9 гектарда – ясалма урман торгызу, 103,6 гектарда – урман үстерү, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International