Кукмара муниципаль районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слеты ачылды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слеты ачылды. Исегезгә төшерәбез, быел иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.

Беренче көн кысаларында «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены уздырылды, аның барышында укучылар урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, шулай ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Уен йомгаклары буенча беренче урынны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр алды. Икенче урында – «Яшь урманчылар» берләшмәсе балалары, өченче урында – «Урман дуслары».

Моннан тыш, Гаилә елына һәм Фәнни-технологик үсеш елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылды. Укучылар төрле халыкларның җырларын,  биюләрен башкарып, шигырьләр укуны үз эченә алган номерлар тәкъдим иттеләр.

«Мин мәктәп урманчылыгында инде 5 ел катнашам, балалар белән бергә агач утырту, урманнарны чистарту, чишмәләрне төзекләндерү акцияләрендә катнашабыз, – дип билгеләп үтте Балык Бистәсе районы «Югары Тимерлек урта мәктәбе» МББУ «Каенкай» берләшмәсендә катнашучы Дамир Сәлахиев. – Слетта инде икенче тапкыр катнашам, барысы да ошый, без аңа ел буе әзерләндек. «Яшь урманчылар» төп конкурсын түземсезлек белән көтәбез».

Иртәгә, 25 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының VII  «Урманнар һәм инновацияләр» слетын рәсми ачу тантанасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International