Урманнан файдаланучыларның дәүләт хезмәтләрен УК ФДМС аша алу мөмкинлеге бар

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Урманнан файдаланучылар урман комплексының федераль дәүләти мәгълүмат системасы аша дәүләт хезмәте күрсәтүгә гариза бирә алалар, дип хәбәр итә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы. Аларга шәхси кабинет аша тармак хисапларын, урман декларацияләрен йөкләү, дәүләт урман реестрыннан мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелә.

Шулай ук «Фотофиксация өчен мобиль кушымта» махсус программа тәэминаты эшли башлады, аның ярдәмендә фотофиксация буенча биремнәрне башкарып була.

Урманнан файдаланучының шәхси кабинетыннан файдалану һәм мобиль кушымта белән эшләү буенча аңлатмалар һәм методик материаллар Рослесхозның рәсми сайтында бар, әлеге бүлекләрдә: «УК ФДМС. Мәгълүмати материаллар»: https://rosleshoz.gov.ru/information_systems/fgis_lk_information.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International