Зәй урман хуҗалыгы белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара

2024 елның 30 июле, сишәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып баралар. «Мондый чараларны үтәү – урман культураларын булдыру һәм үстерү процессында мөһим этап, – дип сөйләде директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин. – Кишәрлекләрдә агротехник тәрбияләр саны урман торгызу проектында каралган. Аны эшләгәндә климат шартлары, культивацияләнә торган агач токымының үзенчәлекләре, шулай ук кирәкмәгән үсемлекләрнең үсеш интенсивлыгы исәпкә алына. Бүгенге көнгә мондый эшләр 356 гектарда башкарылган».

Тулаем Татарстан Республикасы буенча бу елның 30 июленә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 8,3 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International