Яшь татарстанлылар «Эколидер» мәктәбе» экологик агарту проектының дүртенче сменасында катнаша ала. Аны оештыручы – В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд.
Быел мәктәп программасына әйләнә-тирә мохитне саклау һәм интерактив онлайн-вебинарларда тотрыклы үсеш өлкәсендә теоретик әзерлек, Россиянең махсус сакланучы табигать территорияләре базасында проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерү буенча практик эш һәм фонд экспертлары ярдәмендә муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендә үз экологик проектларыңны гамәлгә ашыру кертеләчәк.
«Эколидер» мәктәбе» проекты гомуми белем бирү учреждениеләрендә 14-18 яшьлек укучыларга исәпләнгән. Гаризалар 2024 елның 16 августына кадәр кабул ителә.
Проектта катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://vernadsky.ru/novosti/eco-leader/2024/shkola-ekolider-chast-ekologicheskogo-buduschego-strany.