Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү эшләрен башкара

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара.

«Быел урманчылык территориясендә янгынга каршы һәм урманны саклау тематикасына 10 яңа мәгълүмат тактасы һәм баннер куелды, – дип сөйләде Чирмешән урманчылыгы җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин. – Шулай ук 14 аншлаг һәм урманнарда булган гражданнарның 6 ял итү зонасы ремонтланды. Мондый эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексына керә».

«Хәзерге вакытта белгечләр гражданнарның ял итү урыннарында үлән чаба һәм чүп-чарны чыгаралар. Моннан тыш, квартал баганаларын яңарту һәм яңаларын урнаштыру эше оештырылган», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International