Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда урман культураларын агротехник карау һәм яшь үсентеләрне карау эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Василий Чернов катнашты.
Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина һәм башкалар чыгыш ясады.
«Барыгыздан да урман культураларын агротехник карау һәм яшь үсентеләрне билгеләнгән календарь срокларда кисү чараларын башкаруыгызны, эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – дип ассызыклады Алексей Венглинский.