«Лаеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Любовь Гайнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Белгечләр Любовь Гайнуллинага бүләк тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Гайнуллина Любовь Николаевна 30 елдан артык урман хуҗалыгына багышлаган. Бу вакытның күп өлешен Лаеш урман хуҗалыгында бухгалтер булып эшләгән. Нәтиҗәле хезмәте өчен берничә тапкыр урман хуҗалыгының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.