Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Идел буе федераль округы территориясендә 349 урман янгыны булган, янгын мәйданы 1276 гектар тәшкил итә.
«Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда азрак, – диде ул. – Янгын куркынычы сезоны штат режимында уза, һава шартлары да ярдәм итә. Әмма августта урманнарда янгын куркынычы классының күтәрелүе фаразлана».
Утырыш барышында шулай ук янгынга каршы чараларны үткәрү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләре каралды.