Татарстанда 2 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 августына барлыгы 2 мең га мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International