Кама урманчылыгы белгечләре урман фондының яр буе зонасында патрульлек уздырды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

«Кама урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре урман фондының яр буе зонасында патрульлек иттеләр.

«Патрульлек Кама елгасы буйлап 1 нче маршрут буенча көймәдә башкарылды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Альберт Шамилов. – Җәйге сезонда су киңлекләре ял итүчеләр һәм балыкчылар белән тулган, алар урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозарга мөмкиннәр».

«Маршрутның гомуми озынлыгы 23,4 километр тәшкил итте, – дип өстәде ул. – Патрульләү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International