Әгерҗе урманчылыгы кишәрлек урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында экология дәресе үткәргән

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ Красный бор кишәрлеге урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Урман – безнең байлыгыбыз!» темасына экологик дәрес уздырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Фәрит Нигъмәтуллин балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында сөйләгән. Ул урманнарның кислород бүлеп чыгаруда, биотөрлелекне саклауда һәм җирдә климатны саклауда мөһим роль уйнавын аңлаткан.

Балалар урманчыны кызыксынып тыңлаганнар, аңа сораулар биргәннәр һәм фикер алышуда актив катнашканнар.

Экология дәресеннән соң балалар урман буйлап йөрергә чыккан, анда алар урман массивларының матурлыгын һәм кыйммәтен практикада күрә һәм тоя алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International