«Россиянең ел агачы – 2024» конкурсына йомгак ясалган

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

«Россиянең ел агачы – 2024» конкурсына йомгак ясалган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Ростов өлкәсеннән Вешенский имәен җиңүче булган. 400 елдан артык гомер иткән әлеге куәтле агач рус табигатенең матурлыгы һәм көче символы булып тора. Ул Михаил Александрович Шолохов исемендәге Вешенский дәүләт тарихи-әдәби музей-тыюлыгы территориясендә үсә.

Җирле халык аны горурланып «Шолохов имәне» дип атый, бөек рус язучысы нәкъ менә шушы ботаклар астында ял итәргә яраткан.

Конкурста илебезнең барлыгы 73 төбәге катнашкан. Вешенский имәненә кулланучылар 17,3 меңнән артык тавыш биргән. Икенче урында Белгород өлкәсеннән «Редкодуб» урнашкан, ул 9,7 мең тавыш җыйган, ә өченчедә – 5,6 мең тавыш җыйган Башкортстан Республикасыннан «Уфа имәне».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International