«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
«Безнең питомник Зәй урманчылыгының Зәй кишәрлегендә 69нчы кварталда урнашкан, аның мәйданы 10 гектар тәшкил итә, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин. – Чәчү буенча 2024 ел планы 100% дәрәҗәсендә үтәлде, 0,9 гектарда нарат һәм имән орлыклары чәчелде. Без шытымнарны агач калканнар белән күләгәләдек һәм хәзер чүп үләннәренә каршы көрәшәбез».
«Шулай ук ике, өч еллык чәчүлекләргә карау үткәрелә», – дип өстәде Илнар Әсәдуллин.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы буенча урман питомникларында 21,4 га мәйданда орлык чәчелгән.