Калугада юбилейлы «Цифрлы эволюция» ачылды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Калуга шәһәрендә Федераль һөнәри белем бирү технопаркында «Цифрлы эволюция» V Бөтенроссия форумы эшли башлады.

Масштаблы цифрлы вакыйгада меңнән артык ИТ-белгеч катнаша. Ике көн эчендә федераль һәм төбәк дәүләт органнары җитәкчеләре, ИТ-компанияләр һәм үсеш институтлары вәкилләре «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» яңа илкүләм проекты, ясалма интеллект үсешенең илкүләм стратегиясе һәм тармак цифрлы платформаларын кертү механизмнары турында фикер алышачаклар. Аларга шулай ук төрле юнәлешләр буенча цифрлы проектлар әзерләргә кирәк булачак. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бар.

Форумда катнашучыларга видеосәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә: «Беренче чиратта, форум – башкарма хакимият органнары һәм бизнес уртак бурычлар һәм аларга ирешү буенча конкрет гамәлләр турында килешә ала торган мәйданчык ул. Хәзер безнең максат хезмәтләрне комплекска җыю һәм аларны конкрет тормыш хәлләренә бәйләп, тәүлек буе һәм сыйфатлы итеп күрсәтү. Дәүләт идарәсен цифрлаштыру - «Мәгълүматлар икътисады» яңа илкүләм проекты бурычларының берсе. Шулай итеп, дәүләт идарәсенә, кешеләр тирәсендәге сервислар эшенә һәм аларның ихтыяҗларына цифрлы якын килүне дәвам итәбез».

Калуга өлкәсе Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны губернатор урынбасары Дмитрий Разумовский сәламләде. Ул искә төшергәнчә, «Цифрлы эволюция»не ел саен уздыруның төп максаты – дәүләт хезмәтләрен трансформацияләүгә ярдәм итә торган гомуми алымнар һәм карарлар эшләү.

«Бу юлы без бергәләп тармак цифрлы платформаларын гамәлгә кертү өстендә эшләячәкбез, алар ярдәмендә гражданнар һәм бизнес өчен дәүләт сервисларыннан файдалану мөмкинлеге артырга тиеш. Ышанам ки, без бергәләп нәтиҗәгә ирешәчәкбез», – дип ассызыклады Дмитрий Разумовский.

«Цифрлы эволюция»дә катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны шулай ук Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов, Россия Герое, очучы-космонавт Олег Артемьев, форум партнерлары сәламләде.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң «Дәүләт хезмәтләрен цифрлы трансформацияләү» стратегик сессиясе узды, аның барышында форумда катнашучылар, алар арасында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Коробова да бар иде, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре докладлары нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

 

Калуга өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International