Иртәгә, 10 августта, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы була. Чара программасында – көллият буйлап экскурсия, музейга бару һәм концерт программасы.
Чыгарылыш укучыларын теркәү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 1921 елда нигез салына. Бу вакыт эчендә көллияттә 9,9 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.