«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре Минзәлә һәм Аксубай урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге популяцияләренә феромон күзәтчелеген гамәлгә ашыру эшләрен дәвам итәләр.
Исәпләүләр һәр 10 көн саен үткәрелә. Уртача 9-14 парсыз ефәк күбәләге тозакка тотылган. Бүгенге көндә эш нәтиҗәләре буенча тотылган парсыз ефәк күбәләге саны әлеге урманчылыклардагы урманнарның санитар һәм урман патологик торышына куркыныч тудырмый.
Феромон күзәтчелеге нәтиҗәләре күкәй салу урыннары буенча парсыз ефәк күбәләгенең санын һәм андагы йомыркаларның исәбен көзге исәпкә алу белешмәләре белән исәпкә алыначак, аннары киләсе елда утыртмаларны бик нык ашап бетерү куркынычы янаганда урманны саклау чараларын үткәрү кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.