«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2024» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 9 августы, җомга

«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2024» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча үткәрелә:

– «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 2 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында материалларны электрон адреска җибәрергә кирәк: forest_school@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат:   https://rosleshoz.gov.ru/activity/education/events/best_school_forestry/year_2024.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International