Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар. Сынау Казанның «УРАМ» экстрим-паркында Физкультурачылар көне кысаларында оештырылды.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» исәбенә берничә сынау кертелә – гәүдә белән тартылу, идәннән куллар ярдәмендә күтәртелү, бер урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне аркада ятып күтәртү һәм сыгылмалылык тесты.
Шулай ук Физкультурачылар көне кысаларында бүген йога һәм стретчинг буенча күнегүләр, пляж волейболы, фиджитал-баскетбол һәм флорбол буенча турнирлар, скандинавия йөреше буенча мастер-класслар һәм башкалар оештырылды.