Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көндә 3 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 12 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 217 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 330 артык аншлаг, стендлар һәм плакатлар куелган, 9,8 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International