Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы узды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Узган атна азагында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы булды.

Чараның программасы бай һәм кызыклы иде. Барлык катнашучылар да рәхәтләнеп көллият буенча экскурсиядә катнаштылар, уку йортын тәмамлап киткәннән бирле аның ничек үзгәрүен күрделәр.

Чыгарылыш укучылар шулай ук көллият музеенда булдылар, анда аның тарихы һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше турында күбрәк белделәр.

Очрашу Кукмара муниципаль районының иҗат коллективлары чыгыш ясаган концерт программасы белән тәмамланды.

«Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, алар оештыручыларга җылы атмосфера өчен рәхмәт белдерделәр, – дип сөйләде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Мондый чаралар нәтиҗәсендә Лубян урман-техник көллияте студентлары буыннары арасында элемтә ныгый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International