2019 елдан «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары буенча 125 берәмлек техника сатып алды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан 2019 елдан башлап урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары өчен  125 берәмлек техника, шулай ук 909 берәмлек җиһаз сатып ала алды. Алар урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны торгызу өчен файдаланыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрне чаралар комплексын үткәрү өчен махсуслаштырылган техника һәм җайланмалар белән тәэмин итү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.

«Экология» илкүләм проекты республика урман хуҗалыкларының матди-техник базаларын ныгытырга ярдәм итте, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Янгыннарны сүндерүдә, урман янгыннарын булдырмауда техника һәм җайланмалар булу, көчләрне һәм чараларны оператив китерү һәм чыгару хәлиткеч роль уйный».

«Бүгенге көндә учреждениеләрнең урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тәэмин ителеше РФ Хөкүмәте күрсәтмәсендә каралган нормативларның 100% дәрәҗәсенә җитте», – дип өстәде ул.

Сатып алынган техника исемлегенә янгын сүндерү автоцистерналары, бульдозерлар, универсаль урман-янгын комплекслары, тракторлар, квадроцикллар, тагылма янгын сүндерү модульләре, ранецлы урман янгын сүндергечләр, һава өрдергечләр, янгын сүндерү савытлары, урман утырту агрегатлары, урман сабаннары, урман культиваторлары һ.б. керә.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен тамырдан киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклап калуга юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International