Рослесхозда УК ФДМС системасында дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде.

Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында УК ФДМС дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан УК ФДМС ун дәүләт хезмәте күрсәтелә. Шул исәптән урман декларацияләрен һәм урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында хисаплар кабул итү, урман патологиясен тикшерү актларын раслау, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү һ.б. гамәлгә ашырыла.

Искәртеп узабыз, УК ФДМС системасы электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнарны куллану, саклау, яңадан үрчетү, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү, шулай ук агачның эзләнүчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү максатларында эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International