Татарстан Республикасында 2024 елда башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү дәвам итә. Тикшерүләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре Биектау, Әтнә, Лаеш, Югары Ослан, Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында шундый тикшерүләр белән булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Ары, Шәһәр яны, Лаеш, Идел буе, Буа һәм Тәтеш урманчылыклары территориясендә урманнарны торгызу чараларының тиешле таләпләр нигезендә вакытында агротехник срокларда башкарылуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.