Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдиновның агач утырту буенча элеге инициативасын районның бар халкы күтәреп алды. Көзге Урман утырту көнендә Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре катнашында район территориясендә 16 мең үсенте утыртылды. Әлеге үсентеләрне “Идел буе урманы” Дәүләт бюджет учреждениесендә һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерделәр.
Урман утырту акциясендә белем бирү учреждениеләре, мәктәп урманчылыклары, авыл халкы, Югары Ослан районыныдагы барлык оешма хезмәткәрләре диярлек, шулай ук Экология һәм атом надзоры федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнашты. Ул агач утыртуны зур үсенте материалларын казып алу һәм күчерү техникасы белән тәэмин итте.