Әлмәт урман хуҗалыгы белгечләре иенке каен орлыкларын әзерләүгә кереште

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

«Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыкларын әзерләүгә кереште. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

«Бүгенге көнгә 45 килограмм орлык җыелды, – дип сөйләде «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Диана Әюпова. – Эшләр Акташ, Кама-Исмәгыйль, Миңлебай һәм Поташ Аланы кишәрлек урманчылыклары территориясендә алып барыла, анда 10 кеше катнаша».

Аның сүзләренә караганда, быел 400 кг иенке каен орлыгы әзерләү планлаштырылган.

«Җыелган орлыклар Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк һәм аннары база урман питомнигында чәчеләчәк», – дип өстәде Диана Әюпова.

Исегезгә төшерик, орлык әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International