Рослесхозда 2025-2030 елларга «Урманнарны саклау» федераль проекты паспорты проектын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2025-2030 елларга «Урманнарны саклау» федераль проекты паспорты проектын формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.

Чарада РФ урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2025-2030 елларга «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проекты паспорты проектын формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проекты 2024 елда тәмамланып килүче «Экология» илкүләм проектына алмашка киләчәк. Яңа илкүләм проект үз эченә 6 төп юнәлешне алачак. Болар – «Генераль җыештыру», «Йомык цикллы икътисад», «Чиста һава», «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Биотөрлелекне саклау» федераль проектлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International