ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул Баулы, Түбән Кама, Алабуга, Идел буе, Саба һәм Кайбыч урман хуҗалыклары хезмәткәрләренең 13 августка түләүле хезмәт күрсәтү планнарын арттырып үтәве турында сөйләде.

«Республиканың Тәтеш, Чирмешән, Шәһәр яны, Биләр һәм Зәй урман хуҗалыклары белгечләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, – диде Рәис Гомәров. – Барыгызның да эшчәнлеккә җентекле анализ ясавыгызны һәм акчалар керүне шәхси контрольдә тотуыгызны сорыйм».

Шулай ук Илгизәр Зарипов кыскача доклад белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә кабул итү кампаниясе барышы турында сөйләде.

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә түләүле хезмәтләр күрсәтү, бюджетка түләүләр буенча бурычларны каплау һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International