Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен өчен заказник хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр оештырган тамашада урман бердәнбер декорация булды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә урманның әһәмияте турында сөйләделәр, урманда яшәүчеләргә ничек ярдәм итәргә һәм урманны ничек сакларга икәнен аңлаттылар, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр белән таныштырдылар. Соңыннан бергәләшеп территорияне җыештырдылар һәм яшь агачлар утырттылар.