Брянскида Россия урманнарын дәүләти инвентарьлау нәтиҗәләре тикшерелде

2013 елның 12 октябре, шимбә

Брянскида урманнарны дәүләти инвентарьлау материалларын әйләнә-тирәлек файдасына куллану буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды. Аны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм “Рослесинфорг” федераль предприятиесе оештырган иде. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашты.

Бөтенроссия киңәшмәсенең беренче көнендә “Рослесинфорг”ның “Заплеспроект” филиалы белгечләре урманнарны дәүләти инвентарьлау барышында даими сынау мәйданнарының ничек корылуын, шулай ук “Урманнарны дәүләти инвентарьлау” программа-үлчәү комплексының ничек эшләвен күрсәттеләр, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны ничек бәяләү, урманнардан файдалануга дистанцион мониторинг үткәргәндә законсыз агач кисүләрне ничек булдырмау турында сөйләделәр.

Икенче көнне белгечләр урманнарны дәүләти инвентарьлау методикасын камилләштерү турында фикер алыштылар. Бу эш дөньяның 80 илендә үткәрелә һәм, Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни тикшеренү институты директоры урынбасары А.Н.Филипчукның сүзләренә караганда, урман ресурсларын аерым кишәрлекләрдә исәпкә алудан милли инвентарьлауга күчелгән барлык илләрдә төрле ысуллар белән алынган урман хисабы белешмәләренең төрлечә булуы ачыкланган. Мәсәлән, Бразилиядә агач хәзинәләре элек 50%ка киметеп күрсәтелгән булган. Россия урманнарының күләм һәм сыйфат күрсәткечләрен билгеләүдә иң зур төгәллеккә ирешү өчен, экспертлар җәмгыяте урманнарны дәүләти инвентарьлау методикасын камилләштерергә карар иткән. Бөтенроссия киңәшмәсе моңа карата төрле-төрле, кайчак капма-каршы фикерләр әйтелгән беренче бәхәс мәйданы булды.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Юрий Гагарин әйткәнчә, дәүләти инвентарьлау инде ил урманнарының чирек өлешен биләп алган, киңәшмәнең төп максаты исә – аны арытаба киңәйтү юлларын билгеләү. Шулай ук ул Җирне дистанцион зондлау белешмәләреннән файдалануга игътибар итәргә чакырды. Россия һәм чит ил юлдашларыннан алынган космик сүрәтләр башкарылган эшләрнең сыйфатын яхшыртырга, күп вакытны һәм чараларны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Россия Гринписының урман программасы җитәкчесе А.Ю.Ярошенко сүзләренә караганда, урманнарны дәүләти инвентарьлау методикасын камилләштерү беренче чиратта стратификация принципларын үзгәртүгә кагылырга тиеш. Арытаба ул урманнарның күләм һәм сыйфат характеристикаларын билгеләү нәтиҗәләре санлы таблица белән генә түгел, картографик ысул белән дә бирелергә тиеш, алар исә гражданнар өчен дә ачык булырга тиеш дигән карашта торуын әйтте.

Киңәшмәдә чит ил кунаклары да катнашты. БМОның урманнарга милли мониторинг һәм бәяләү төркеме җитәкчесе Дэвид Моралес, урманнарны дәүләти инвентарьлауның әйләнә-тирәлекне саклаудагы ролен бәяләп: “Кешеләргә нинди байлыкка ия булулары, урман ресурсларының күләме һәм әһәмияте, аны ничек саклау турында сөйләргә кирәк”, – дип белдерде.

Чехиянең Урман экосистемаларын тикшерү институты директоры Мартин Черны Россиядә даими сынау мәйданнары иң яхшы технологияләр белән корыла, аларда урманның 117 күләм һәм сыйфат характеристикасы алына, болар исә урманнар белән идарә итүнең стратегик максатларына гына түгел, урман экосистемаларын өйрәнү, аларның үсешен фәнни прогнозлау максатларына да хезмәт итәргә тиеш, дип белдерде.

Дискуссияләр вакытында киңәшмәдә катнашучылар урманнарны дәүләти инвентарьлау нәтиҗәләрен төрле планнар, урман тармагын үстерү модельләре төзегәндә, урманнарның торышына һәм үзгәрешенә комплекслы экологик бәя биргәндә файдалану перспективаларына зур игътибар юнәлттеләр. Дәүләти инвентарьлау шулай ук урман хуҗалыгы эшләренең сыйфатын һәм технологиясен тикшерергә, законсыз урман кисүләргә һәм урман фонды җирләрен файдалануга мониторинг үткәрергә ярдәм итә.

Кайнар бәхәсләргә карамастан, киңәшмәдә “Рослесинфорг” федераль предприятиесе белгечләрен Россия урманнарына тугры хезмәтләре өчен бүләкләргә дә вакыт табылды. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Ю.Н.Гагарин “күпьеллык намуслы хезмәте, Россиянең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткәне өчен” “Рослесинфорг”ның “Прибайкаллеспроект” филиалы директоры С.Ю.Колесниковка һәм “Востсиблеспроект” филиалы директоры урынбасары В.М.Скудинга “Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе тапшырды. Тармакның күкрәк билгеләре белән, Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен, шулай ук “Заплеспроект” директоры О.И.Глушенков һәм “Запсиблеспроект” директоры В.В.Перекальский бүләкләнде.

Урманнарны дәүләти инвентарьлау материалларын әйләнә-тирәлек файдасына куллану буенча Бөтенроссия киңәшмәсенең карарлары һәм анда катнашучыларның докладлары Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы сайтында биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International