Республика урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган моторлы көймәләрне тапшырдылар

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау муниципаль районының Биектау авылында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган урман янгыннары техникасын республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Учреждениеләргә 4 берәмлек моторлы Neman 500 DC көймәсе тапшырылды. Яңа техниканы Шәһәр яны, Зеленодольск, Мамадыш һәм Минзәлә урман хуҗалыклары алды.

Рәис Гомәров техниканы тапшырганда, моторлы Neman 500 DC көймәләре патрульлек итү, шәхси состав һәм урман янгыннары җиһазларын су объектлары аша янгын чыккан урыннарга алып бару өчен билгеләнгән, дип билгеләп үтте. «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру урманнарны янгыннан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, – дип ассызыклады ул. – Без тармак учреждениеләрен урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм махсуслаштырылган җиһазлар белән тәэмин итү эшен киләсе елда да дәвам итәчәкбез».

Исегезгә төшерәбез, элегрәк 2024 елда «Экология» илкүләм проекты буенча урман хуҗалыкларына 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, янгын сүндерү өчен 3 берәмлек ЛКТ-4П ярымтагылма, УАЗ-390945 базасындагы 1 кече урман патруле комплексы, 1 квадроцикл һәм 1 транспорт тагылмасы сатып алынды һәм тапшырылды.

«Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен тамырдан киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклап калуга юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International